Коръән чыгу.
Без теләсә кайсы сорауга җавапны бары тик Коръән һәм Сөннәттән генә эзләргә тиешбез. Аллаһының Китабына мөрәҗәгать итик. “Берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. Һәр кеше үзе кәсеп иткән нәрсәсен генә алыр”. (53. "Нәҗем" (Йолдыз) сүрәсе, 38;39 аятләр.) Менә шушы аятьләрдә Аллаһы Тәгалә безгә ап-ачык итеп аңлатып бирә, бер кеше икенче кеше өчен савап та, гөнаһ та эшли алмый. Әмма Кеше икенче бер кешене саваплы яисә гөнаһылы гамәлләр кылырга чакыра ала. Мисал өчен бер кеше икенче кешене намазга басарга чакырып вәгазьләр сөйләргә мөмкин, яисә киресенчә бер кеше икенче кешегә кабахәтлек кылырга котыртырга да мөмкин.
Шушы дөньяда һәр кеше үзенең кылган гамәлләре өчен йә савап, яисә гөнаһка ия булырга мөмкин. Шулай булгач, Коръәнне дә тулысы белән укып чыгуның савабы, бары тик укыган кешегә генә була. Әгәр инде Коръәнне тулысы белән укып чыгучы, “шушы укыганымны фәлән кешегә багышлыйм”, дисә, Коръән укучының үзенә дә, фәлән кешегә дә савап булмый.
Коръәнне һәр кеше бары үзе өчен генә укый һәм тутыра ала. Әгәр Коръән укыган вакытта янәшәсендә бер кеше ихлас күңел белән тыңлап утырса, аңа да күпмедер дәрәҗәдә савап була.
Коръән мәетләр өчен дә, тереләр өчен дә тутырылмый, әгәр кем тутыра икән, ул гөнаһыдан башка нәрсә эшләми, чөнки Аллаһының Сүзен инкаръ итүче була. Әрвахларга укылган Коръән савабы бармый, аларга Коръән укучының, яисә туганнарының, балаларының кылган догалары гына бара. Шуның өчен һәрбер мөселман кешесе үзе белгән Коръән сүрәләрен укып, соңыннан вафат булган кардәшләренә, әти-әниләренә дога кылса, иншәэАллаһ, догасын Аллаһ арвахларга ирештерер. “Ни өчен алдан Коръән укырга соң?” – дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки Аллаһы Тәгалә колларының Коръән укыганнарын ярата, башта Аллаһ яраткан гамәлне кылып, Аның рәхмәтенә ирешәбез дә, үзебезгә нәрсә кирәк шуны һәм арвахларыбызга дога ирештерүне сорыйбыз.
Нинди генә күренекле эшмәкәр имам “Коръәнне башка кешеләр өчен тутырырга ярый”, дип әйтүенә карамастан, берүк ышанып алдана күрмәгез! Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең әти-әнисе өчен Коръән чыккан булыр иде. Сәхабәләр арасында да андый хәлләр булмаган...
“Һәр кешенең эшләгән эшләрен үз муенына чорнап куйдык, вә кыямәт көнне һәр кешегә үзенең гамәлләре язылган китабын ачык хәлендә аңа бирербез”. (17. Бәни Исраил сүрәсе 13 аят) Бер кешенең дә гамәл дәфтәренә “Аңа фәлән кеше Коръән тутырып багышлаган иде”, дип язылмый. Шуның өчен һәр кеше җәннәтне дә, тәмугны да үз гамәлләре белән кәсеп итә.